news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында хатын-кызлар фронтка ярдәм итә: Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар

Яңа Чишмә районының Горшково авылында мөһим миссия дәвам итә: авылның «көмеш волонтерлары» көн саен махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә. Һәрбер челтәр – өстәмә саклану чарасы һәм солдатларның гомерен саклап калу шансы.

«Безнең челтәрләр яклаучыларыбызның гомерен сакласын. Аларның Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез!» - диде инициативада катнашучы Надежда Панфилова.

Волонтерлар әйтүенчә, алар өчен бу гади шөгыль генә түгел, ә алгы сызыктагы егетләргә йөрәк җылысын тапшыру ысулы.

Ул арада Зирекле авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар лицей бинасында җыелган. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен күчтәнәч – традицион токмач кисә.

«Хәрбиләребезгә тизрәк туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Туган җирдән килгән күчтәнәчләр аларны җылытсын һәм сөендерсен», - диде Гөлшат Габетдинова.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Фотолар: Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot