news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында «Хәтер бакчасы»н Z һәм V символик хәрефләр бизи

Яңа Чишмә районында 2013 елда булдырылган «Хәтер бакчасы»н быел Украинада махсус хәрби операция зонасында һәлак булган геройларыбыз, яклаучыларыбыз, якташларыбыз истәлеге өчен булдырылган. Бу битараф булмаган кешеләрнең эше! 2023 елда анда розалар утыртылды, ә хәзер биредә чәчәкләрдән символик хәрефләр пәйда булды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Район хакимиятенә һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчевага бакчага 226 үсенте бирүләре һәм кышкы чорда розаларны караган өчен дә рәхмәт», диелгән хәбәрдә.

Z һәм V хәрефләре Украинаны неонацистлардан азат итү символына әверелде. Серле Z һәм V хәрефләре нәрсәне аңлата соң? Zа Победу, потому что Сила V правде, дигәнне аңлата. Бу Россия Саклану министрлыгының рәсми версиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100