news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында хәрбиләрнең балалары өчен яңа ел чыршысы оештырылды

Яңа Чишмә районында хәрбиләрнең балалары өчен яңа ел чыршысы оештырылды

Яңа Чишмә районында махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары өчен бәйрәм чыршысы узды.

Чараны Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Рузанна Храмова һәм Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Снежана Маланчева оештырды.

Балалар күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Һәр балага бүләк бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары өчен төп бурыч – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта саклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл булдыру.

Фото: ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot