news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында хәрбиләргә булышуны дәвам итәләр

Яңа Чишмә районында хәрбиләргә булышуны дәвам итәләр. Екатериновка авылы клубында чираттагы гуманитар акция узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Җирле халык хәрбиләр өчен зур җылылык һәм кайгыртучанлык белән әзерләнгән хуш исле чәйнең зур партиясен җыйган.

Авыл халкы инануынча, бу эчемлек Ватан сакчыларын җылытачак, туган йортның җылысын тапшырачак һәм биредә, кече Ватанда, аларга ышануларын һәм зарыгып көтүләрен искәртеп торачак.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары алдында торган төп бурыч – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot