Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чишмә районында хәрби укучылар белән очрашкан
Яңа Чишмә районы Ленино авылында өч махсус хәрби операциядә катнашучы, контракт буенча хезмәт итүче өлкән сержант Николай белән очрашу кичәсе үткәрелгән. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Яралангач, дәвалану вакытында Николай туганнары һәм дуслары белән даими элемтәдә торган. Тулысынча савыгып бетмәсә дә, ул чарага килүдән баш тармаган. «Яшьләрне өйрәтер өчен, үзеңә дә алар өчен үрнәк булырга кирәк, шуңа күрә балачактан ук пөхтә һәм физик яктан нык булу мөһим», – дигән Николай.
Армия - егетләр һәм анда хезмәт итүче кызлар өчен дә тормыш мәктәбе ул. Чарага килгән мәктәп укучылары армия, хезмәт турында сөйләгәнне кызыксынып тыңлаган, сораулар биргән. Булачак солдатлар өчен әлеге әңгәмә бик кызыклы һәм файдалы булган.
Николай хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.
Без Николайның тизрәк терелүен телибез һәм намуслы хезмәте өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз