news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды
https://dumrt.ru/

Бүген, 24 февральдә, Яңа Чишмә районы Зирекле авылында тантаналы рәвештә борынгы мәчет ачылды. Гыйбадәт йорты 1903-1905 елларда төзелгән. Шулай итеп, аның таш һәм кирпечтән салынган диварларына 117 ел. Узган елны биредә эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр һәм барлык эшләр төгәлләнгәч ул кабаттан авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Авылда 350гә якын хуҗалык бар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайтты, дивар һәм түшәмнәр яңартылды, идән җылытылды. Киләсе елга мәчетнең тышын да төзекләндерү көтелә. Әлеге эшләр район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.

Мәчет ачылышына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Ул район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәчетне төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нәсыйхәтләрен җиткерде, мәчетнең буш тормавын теләп, якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрикләде.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100