news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында мөслимәләр арасында бәйге булды

Яңа Чишмә районында мөслимәләр арасында бәйге булды
Фото: https://novoshishminsk.ru/

Яңа Чишмә районы Акьяр авылы «Хәйдәр» мәчетендә «Коръәнгә хөрмәт» мөслимәләр арасында Коръән уку бәйгесе узды. Аны Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте һәм Мөслимәләр берлеге оештырды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Чараның башында Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Фагыйзов катнашучыларны сәламләп, рәхмәтләрен җиткерде. Мәчет имамы Марат хәзрәт барлык катнашучыларны сәламләде, сүрәләр укылды, догалар кылынды.

Бәйгенең үтү тәртибе белән Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина таныштырды. Бәйге башланып китте, һәм тәҗрибәле жюри һәр катнашучыга баллар куеп барды. 34 катнашучы 2 сәгать 10 минутта укуны тәмамлады, баллар саналды, урыннар билгеләнде.

Бүләкләр тапшырылды, дипломнар бирелде. Бәйгедә катнашучылар өйлә намазын укып, аш табынында аралашу белән дәвам итте, догалар кылынды.

Шушы чараны оештыручыларга, катнашучыларга, жюрига, табын әзерләүчеләргә, Акьяр авылы имамына Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын дигән теләктә калабыз, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot