news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында махсус операция катнашучысы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Яңа Чишмә районында махсус операция катнашучысы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Фото: ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Яңа Чишмә районында махсус хәрби операция катнашучысы Николай Савельевны искә алдылар. «Патриот» паркында аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Николай хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.

Хәтер митингына хәрбинең туганнары һәм якыннары, мәктәп укучылары, шулай ук районның битараф булмаган кешеләре килде. Алар барысы да Николайны искә алу, аның батырлыгына һәм кыюлыгына хөрмәт күрсәтү өчен җыелды.

Җыелучылар алдында Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский чыгыш ясады. Николай кыю һәм батыр кеше булды, дип ассызыклады түрә чыгышында.

«Ул Туган ил өчен авыр вакытта аңлы рәвештә аны якларга карар кылды. Аның батырлыгы – чын патриотизм һәм Ватанга ихлас мәхәббәт үрнәге. Без аның якты истәлеген сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы», - дип ышаныч белдерде ул.

Хәрби хезмәткәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара хәрбинең истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Март башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде (хәзерге вакытта Татарстаннан Россия Геройлары саны артты – Т-и иск.)», – диде ул.

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot