Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районында эшли торган «Моңлы чишмә» ансамблена халык исеме бирелде
Казан шәһәрендә Татарстанда эшләп килүче коллективларга үрнәк һәм халык исемнәре бирелде. Алар арасында Яңа Чишмә районында 2018 елдан эшләп килүче «Моңлы чишмә» җыелма ансамбле да бар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге коллективны Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Кыям кызы район «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырды. 7 ел эшчәнлек дәверендә «Моңлы чишмә» тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның моңлы җырлары, милли киемнәре, сәхнәдәге образлары күңелләргә үтеп кереп, һичкемне битараф калдырмый.
«Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! «Моңлы чишмә» үзенең моңнары белән тагын озак еллар күңелләрне җилкендереп торсын!» – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз