news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» ачыкланды

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» ачыкланды
Фото: http://novoshishminsk.ru/

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» билгеләнде. Бу исем өчен районның 11 укучысы көч сынашкан. Жюрига укучыларның портфолиолары тәкъдим ителгән, аларда укучылар үзләре, гаиләләре һәм гаилә традицияләре белән таныштырганнар, кемдер үзе иҗат иткән шигъри юлларда, ә кемдер эссе рәвешендә Ватан турында инша язган. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Фирүзә Ибраһимованың портфолиосы иң яхшысы дип танылган. Чулпан Әбдрәфыйкова, Марина Феоктистова, Таһир Хамәтвәлиев портфолиоларын да билгеләп үтәсе килә. Портфолио өчен тупланган баллар буенча конкурска 8 укучы үткән.

Һәр катнашучы үзе һәм киләчәктә нинди һөнәр сайлавы турында сөйләгән. Әмма иң мөһиме, конкурста катнашучылар: «Мин үз Ватанымның лаеклы гражданы булырга телим!» - дигәннәр. Конкурс «Эрудит» интеллектуаль сынау белән дәвам иткән. Укучыларның «Педагог» һөнәре турында күп белүләре сөендерә.

Эшлекле уенда катнашучыларның күбесе командада эшли белүләрен, актив позицияләрен, бер-берсе белән аралаша алуларын күрсәткәннәр.

Нәтиҗәдә финалга дүрт укучы чыккан. Алар номинацияләрдә җиңү яулаганнар. «Яңа Чишмә талантлары» финал конкурсын узарга гына кала. Чөнки «Талантлы кеше — һәрнәрсәдә дә талантлы» дип юкка гына әйтелми бит. Конкурс ахырына якынлашкан, җиңүче билгеле.

Алар — Шахмай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова һәм Ленино мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Марина Феоктистова.

Ә «Уңышка юл» һәм «Эрудит» номинацияләрендә Зирекле лицее укучысы Таһир Хамәтвәлиев һәм Екатерина урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сергей Хорьковлар җиңүче булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100