news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручыны билгеләделәр

Татарстанның Яңа Чишмә районында муниципаль совет карары белән муниципалитет Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде. Бу хакта Яңа Чишмә районы Советының рәсми сайты хәбәр итә.

Башкарма комитет башлыгы вазифаларын Ринат Фәсахов башкарачак. Элегрәк Башкарма комитет җитәкчесе Егор Тарнавский булды, ул район башлыгы вазифасына билгеләнү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Совет карары 2025 елның 23 сентябреннән үз көченә керде. Документны тулысынча монда карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot