news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында Айдар Метшин тормышта әниләрнең роле турында дәрес үткәрде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәргә барды. Ул гимназиядә дәрес үткәрде, мобилизацияләнгән район кешесенең гаиләсе белән очрашты, гражданнарны кабул итте һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары белән очрашты.

Яңа Чишмә урта мәктәбендә Айдар Метшин «Мөһим сөйләшү. Тормышыбызда әниләр роле» дигән темага дәрес үткәрде, өлкән сыйныф укучылары белән аралашты, аларның сорауларына җаваплар бирде һәм әти-әниләрен сөендерерлек итеп укуларын теләде. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Аннары депутат район үзәгендә яшәүче мобилизацияләнгән кешенең хатыны белән очрашты, аның гозерләрен тыңлап, алар буенча ярдәм итәргә вәгъдә итте, шулай ук аңа азык-төлек җыелмасын бүләк итте.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Айдар Метшин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән очрашты.

1 декабрь - партиягә нигез салу көне һәм Айдар Метшин барысын да әлеге дата белән котлап, беренчел бүлекчә секретарьлары: Ильяс Гаризов (Шахмай бүлеге), Нина Сердюк (Архангел Бистәсе), Светлана Питеркина (Ленино) һәм Сергей Моляковка (Чуваш Чабаксары) Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100