news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең Шахмай авылы хатын-кызлары хәрбиләргә йон оекбашлар бәйли

Яңа Чишмәнең Шахмай авылы хатын-кызлары хәрбиләргә йон оекбашлар бәйли

Яңа Чишмә районында илдәге кебек үк, махсус хәрби операция хәрбиләренә төрле ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Шахмай клубы каршындагы түгәрәккә йөрүче хатын-кызлар инициативасы белән, шулай ук авыл китапханәсе һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей хезмәткәрләре катнашында махсус хәрби операциядәгеләргә йон оекбашлар бәйләгәннәр. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

«Бу акцияне хатын-кызлар өченче ел үткәрә. Элек гуманитар ярдәм җыю вакытында оекбашларны өйдә бәйләп клубка китерә иде. Быел түгәрәккә йөрүчеләр инициативасы белән өйдә дә, атналык дәресләрдә дә бәйли башладылар. Кемдер клубка килеп, ә кемдер өйдә генә эшләде. Нәтиҗәдә, алар бер ай эчендә 45 пар оекбаш бәйләде, якын арада бүләкләр хәрбиләргә җибәреләчәк», – диде Шахмай мәдәният йорты директоры Илүсә Гыйльметдинова.

«Беренче 5 пар оекбашларны мин былтыргы кышта бәйләдем һәм волонтер Алмаз Вафин беләнмахсус хәрби операциягә җибәрдем, ул анда гуманитар йөк алып барган иде. «Улымны тапмасаң, оекбашларны безнең солдатларның берәрсенә бир, дигән идем. Ул тапшырган һәм егетләрнең бик рәхмәтле булуларын әйтте. Аннары минем янга улымның хезмәттәше килде. Минем өйдә әзер 5 пар оекбаш бар иде, мин аларны аңа бирдем», – дип сөйләде Рамилә Исмаилова.

Ул оекбашларны өйдә бәйли, улы Рәшит тә махсус хәрби операциядә. «Миннән һәм хезмәттәшләремнән рәхмәт, әни. Оекбашларың бик тә ярап куйды, бик җылы», – дип җавап язган улы.

«Без авыр вакытта Ватанны саклаучы солдатларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә телибез. Бу оекбашларга без күңел җылыбызны салдык, аларның кемгә эләгүе дә мөһим түгел, анда барысы да безнең улларыбыз, оныкларыбыз. Оекбашлар солдатларга кыр шартларында салкыннан җылыныр өчен бик кирәк. Махсус операция тизрәк тәмамлансын һәм безнең егетләр үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», – дип тели акциядә катнашучылар, түгәрәк әгъзалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100