news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районы «Көнбатыш» микрорайонында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Яңа Чишмә районы «Көнбатыш» микрорайонында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Фото: https://novoshishminsk.ru/

Яңа Чишмә авылының «Көнбатыш» микрорайонында федераль программа буенча төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Мәйданчыкны ачуга район башлыгы Вячеслав Козлов килгән. Ул микрорайонда яшәүчеләрне әлеге вакыйга белән котлаган һәм «Көнбатыш»та яшәүче иң өлкән һәм иң кечкенәләренә бүләкләр тапшырган. Ул биредә яшәүче балаларның саны белән гаҗәпләнгән һәм яңа мәйданчык аларга һәм аларның әти-әниләренә бик күп сөенечле һәм файдалы минутлар китерер, дип өметләнүен белдергән.

Балаларга озын буйлы курчаклар белән очрашу оештырганнар, туңдырма өләшкәннәр, ә спорт мәктәбе вәкилләре балалар өчен «Күңелле стартлар» үткәргән һәм «Көнбатыш»та яшәүчеләргә 3 баскетбол тубы бүләк иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot