news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы башлыгы хәрбиләр һәм волонтерлар белән очрашты

Яңа Чишмә районы башлыгы хәрбиләр һәм волонтерлар белән очрашты
Фото :https://novoshishminsk.ru

Яңа Чишмә районы «Олимп» спорт залында ялда һәм дәвалануда булган хәрбиләр һәм волонтерлар район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында Азат Мусин яза.

Очрашу чәй өстәле артында җылы, иркен шартларда узды.

Район башлыгы хәрбиләрне җылы сәламләде һәм бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 150дән артык яңачишмәленең булуын, хәзер 15 хәрбинең ялда яки яралану сәбәпле дәвалануын һәм тернәкләнүен әйтеп үтте. Ул егетләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, районның гуманитар ярдәм күрсәтүе турында сөйләде.

«Безнең волонтерлар 90 мәртәбәдән артык хәрбиләргә гуманитар йөк алып барды, СВО зонасына 95 млн сумга якын кирәкле материаллар, азык-төлек, инструментлар, 60 автомобиль һәм мотоцикл илтелде. Без волонтерлар - Эльмира һәм Илгизәр Насыйбуллиннар, Александр Карпов, Виктор Калмыков, Азат Суниевка һәм битараф булмаган район халкына риясыз ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Ә сезне, егетләр, өйгә исән-сау һәм җиңү белән көтәбез», - диде район башлыгы.

Ул шулай ук, кызганычка, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбыз да бар, дип билгеләп үтте. Алар истәлегенә кече ватаннарында мемориаль такталар куела, ә район үзәгендә һәйкәл төзү планлаштырыла.

Егетләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы килеп туган сораулар буенча район администрациясенә, шулай ук җитәкчеләре очрашуда катнашкан социаль хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте.

Хәрбиләр тарафыннан яралану буенча түләүләр, яраланганнан соң дәвалану буенча бирелгән сораулар район башлыгы тарафыннан шәхси контрольгә алынды. Ул шулай ук ир-егетләргә махсус хәрби операциядән кайткач эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итәргә вәгъдә итте.

Очрашу ахырында район башлыгы барлык хәрбиләргә матди ярдәм йөзеннән конвертлар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100