Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районы башлыгы махсус операция геройларының әниләре һәм хатыннары белән очрашты
Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм сеңелләре белән очрашты. Бу хакта муниципаль район администрациясе хәбәр итә.
Чара Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан формаль булмаган шартларда узды.

«Бәйрәмегезгә ямь өстәргә телибез. Ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакыт янәшәдә», - диде Егор Тарнавский. Район башлыгы көнүзәк проблемалар белән кызыксынды, гаиләләргә беренче чиратта нинди ярдәм кирәк булуы турында сорады.
Соңыннан Тарнавский хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Денис Шарыпинның «Кыюлык өчен» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләрен хәрбинең хатыны Гөлиягә тапшырылды. Сергей Стариковның «Батырлык өчен» медален аны әнисе Валентина Михайловна алды.

Район башлыгы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү эше алга таба да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Яңа Чишмә районында көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүдә адреслы ярдәм күрсәтүдән алып уртак очрашулар һәм мәдәни чаралар оештыруга кадәр төрле чаралар планлаштырылган.
Фото: ТР Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз