news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яңа мәчет ачылды

Мәчет төгәл 685 көн эчендә төзелгән. Аның гомуми мәйданы 360 кв.м.

Бүген Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яңа мәчет ачылды. Мәчет төзелеше 2020 елның 30 августында башланып, 2022 елның июненә кадәр дәвам итә. Аның гомуми мәйданы 360 кв.м.  

Әлеге чарада республика җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре, авыл халкы һәм башка кайткан кунаклар катнашты.

Авылда яңа мәчет төзү идеясен шушы авылда туып-үскән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы тәкъдим иткән.

«Ике ел буе барган төзелеш тәмамланды. Мәчете булган авыл - ул бәхетле авыл! Аның төзелешендә бик күпләр ярдәм итте. Шундый бердәмлек булмаса, бу эшне башкарып чыгарга мөмкинлек булмас иде. Эш һәм киңәш белән республика җитәкчелеге, район администрациясе, авылыбыз халкы ярдәм итте», - дип сөйләде ул ачылышта. 

Депутат мәчет төзелеше эшенең җиңел баруын ассызыклады.

«Үзем дә гажәпләнә идем: мәчетнең төзелеше шул кадәр жиңел барды! Бу изге эштә Аллаһы Тәгалә ярдәме тигәндер. Яңа мәчеттә балалар өчен уку бүлмәсе бар. Әлеге бүлмә беркайчан да буш булмас дип ышанам. Мәчетнең ишекләре дин кардәшләребез өчен һәрвакыт ачык булсын! Хәерле сәгатьтә!», - диде ул.

Авыл халкы мәчеткә аның әтисе Хәйдәр исемен бирергә тәкъдим иткән. 

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл халкын бу вакыйга белән котлады.    

«Безнең республикада бик күп мәчетләр һәм чиркәүләр эшли. Алар барсы да халкыбызга хезмәт итә», - диде ул.

Марат Әхмәтов дин әһелләренә Дәүләт бүләкләре белән Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз  Әшрәпов мәчеттә уку бүлмәләре һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре булуга шат булуын әйтте.

«Безгә Ходай мәчетнең нигезен биргән. Яңа мәчеттә хәзер Корбан гаетләре, Ифтарлар үткәрә торган бүлмәләр, 12 укучыга исәпләнгән балалар өчен сыйныфлар бар. Хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе дә билгеләнде. Тәһарәт алырга да урыннар бик куп. Аллага шөкер! Без бик шатланабыз. Мәчет - ул Аллаһ йорты", - диде ул.

Соңыннан дин әһелләре һәм килгән кунаклар мәчеттә өйлә намазын укыды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100