Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яңа мәчет ачыла
2022 елның 16 июлендә Яңа Чишмә районы Акъяр авылында яңа иман йорты - мәчет ачылу тантанасы узачак. Әлеге чарада республика җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре, авыл халкы һәм башка кайткан кунакларның катнашуы көтелә. Бу хакта «Болгар» радиосының журналисты Айнур Әхмәтов хәбәр итә.
Акъяр авылының XVIII гасырдан бүгенгәчә булган дини тормышы шактый катлаулы: 1940 елларда манаралары киселгәч, авыл ике мәчетсез дә кала. 1992 елга кадәр ярты гасырга якын, Акъярда дин йортлары булмый. 1992 елда яңадан авылда мәчет эшли башлый, бүгенгесе көндә ул инде күптәннән капиталь ремонт таләп итә.
Авылда яңа мәчет төзү идеясен шушы авылда туып-үскән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улы тәкъдим итә. Мәчетне төзеп сафка бастыру эшләрен башыннан ахырына кадәр ул оештыра. Мәчет төзелеше 2020 елның 30 августында башланып, 2022 елның июненә кадәр дәвам итә. Аның гомуми мәйданы 360 кв.м. Төзелеш иганәчеләр, авыл халкы һәм башка битараф булмаган кешеләр хисабына башкарыла.
Яңа мәчеттә 12 укучыга исәпләнгән уку-укыту классы бар.
Мәчет ачылу тантанасын Ильяс Халиков алып барачак.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, дин әһелләре тарафыннан мәчеттә өйлә намазы укылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз