news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә мөхтәсибәте бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Яңа Чишмә мөхтәсибәте бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
"Яңа Чишмә хәбәрләре"

Бүген, 8 декабрьдә, Яңа Чишмә мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан районкүләм мөслимәләр арасында «Тарихны бел» бәйгесе үткәрде.

Бәйгене Яңа Чишмә районы имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов һәм Яңа Чишмә Үзәк мәчете имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов катнашучыларны сәламлзде, Сөлчә Баш авылы имамы Газизулла хәзрәт сүрәләр укып дога кылды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Чараны Яңа Чишмә мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рамилә Вәлиуллина алып барды. Беренче булып һәр төркем үзләре белән таныштырды. Бәйгедә барлыгы җиде төркем катнашты. Икенче «Гыйлем ияләре» дигән исем астында мөслимәләр гакыйдә, сира, фикх турындагы сорауларга җавап бирде. Өченче этапта билгеле сүзләрдән хәдисләр төзелде.

Бәйгенең соңгы этабы булып «Татар халык ашлары» бәйгесендә һәр төркем үзе әзерләгән татар халык ашының тарихын һәм пешерү тәртибен сөйләде. «Шәһри Болгарга сәяхәт» дип аталган мини викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.

Билгеләнгән комиссия вәкилләре - Гөлшат остаз, Рузалия ханым, Хамидә ханым бәйгегә нәтиҗә чыгарды. Беренче урында - Акбүре авылы Нургаяз мәчете «Гыйлем» төркеме, икенче урын Акбүре авылы Мәхмүт мәчете «Тәҗвид» төркеменә бирелде, өченче урынны Яңа Чишмә авылы «Тамчы» төркеме алды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Мөслимәләрнең бу чарада мәдәни тормышын төрлеләндерү, мәчет яны курсларында өйрәнә торган фәннәр буенча белемнәрен ныгыту, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, татар телендә аралашу максат итеп куелган иде. Ахырдан бәйгедә катнашучылар чәй табыны артында аралашты, сүрәләр укып дога кылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100