news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә авылында 10 яшьлек малай бассейнда батып үлгән

Тикшерүчеләр Яңа Чишмә авылында бала үлеменә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 10 яшьлек малай яшьтәшләре белән «Жемчужина» комплексындагы бассейнга су коенырга киткән. Шул ук вакытта, баланың йөзә белмәве билгеләп үтелә. Моннан тыш, балалар үзләре генә булган.

«Җинаять эшен тикшерү кысаларында балигъ булмаган балаларның бассейнда иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип белдерделәр тикшерү идарәсендә.

Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольгә алды, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Әдилә Гайнетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot