news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яна Чурикова, Миңнеханов һәм Метшин акциясен хуплап, ГТО нормасын тапшырды

Аның яшендәге хатын-кызлар 50 метрга баттерфляй стилендә йөзү нормативы буенча 1 минут 25 секундка сыешырга тиеш. Чурикованың күрсәткече - 48,2 секунд

  (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Телетапшырулар алып баручы Яна Чурикова, 30 августта акция инициаторлары буларак чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Казан мэры Илсур Метшинны хуплап, ГТО нормасын тапшырды.

Чурикова йөзү буенча ГТО нормаларын биргән. Чурикова видеодәлилен YouTube сайтына куйган.

 “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ГТО нормаларын тапшырды, алар эстафетаны бөтен илгә тапшырды, дип уйлыйм. Мин Казанда Универсиада илчесе буларак, аның спорт шәһәре икәнен беләм. Мин өндәүне кабул итәм”, - диде телетапшырулар алып баручы. Ул балачактан йөзү белән шөгыльләнмәвен, әмма тиешле вакытка сыешырга тырышуын белдерде.

Аның яшендәге хатын-кызлар 50 метрга баттерфляй стилендә йөзү нормативы буенча 1 минут 25 секундка сыешырга тиеш. Чурикованың күрсәткече - 48,2 секунд.

Яна эстафетаны шоумен Тимур Родригезга һәм Татарстанда туып-үскән Максим Шәрәфетдинов белән Ольга Шелестка тапшырды.

Искәртеп узабыз, акциядә катнашучылар ГТО нормаларын тапшырырга яки “Гомер бүләк ит” фондына 3 мең сум чамасы акча күчерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100