news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чабаксарда Ркаил Зәйдулла белән очрашуда язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа катнашты

Яңа Чабаксарда Ркаил Зәйдулла белән очрашуда язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа катнашты
https://tatar-congress.org

Бүген Яңа Чабаксар шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге рәисе, дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла белән очрашу узды. Бу турыда Бөтөндөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Очрашуга язучының 85 яшьлек әнисе Гөлинә апа, туганнары килде. Алар Ркаил Зәйдулланың балачагы турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Анда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да катнашты.

Язучының туган авылы Чичкан авылы мәктәбе укучылары Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар. Очрашуда Ульяновск өлкәсеннән дә язучы Шәфик Иматдинов, татар автономиясе рәисе урынбасары Рифкат Әхмәдулловлар катнашында мәртәбәле делегация дә чакырулы иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot