news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чабаксар шәһәренең «Туган тел» клубы активистлары кичәгә җыелды

Яңа Чабаксар шәһәренең «Туган тел» клубы активистлары кичәгә җыелды
Фото: tatar-congress.org

Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән берлектә «Туган тел» халык традицияләре клубы активистлары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган мәгълүмати программа үткәрде. Чара кунаклары арасында Идел буе халыкларының милли костюмнарында «Непоседы», «Родники» хатын-кызлар клублары вәкилләре дә бар иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Катнашучыларны Яңа Чабаксар татар Автономиясе җитәкчесе Минкадир хәзрәт Рәҗәпов сәламләде, Россия халыклары бердәмлеге елы ил эчендә милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өчен уздырулыун билгеләп үтте.

Алга таба рус, чуаш, татар телләрендә дуслык турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Күмәк әйлән-бәйлән бәйрәмнең бизәге булды. Түгәрәк өстәл артында тәмле чәй эчкәндә чарада катнашучылар өч телдә дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Алдагы көннәрдә дә шулай дус булып, үзебезнең телебезне саклап калып, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot