news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чабаксар шәһәрендә туган тел көнен билгеләп үттеләр

Минкадир Рәҗәпов җитәкчелегендәге Яңа Чабаксар шәһәре җәмәгатьчелеге һәм җирле «Ак калфак» оешмасының «Туган тел» клубы активистлары халкыбызның горурлыгы, бөек шәхесе Габдулла Тукай туган көненә, туган татар телебезгә багышланган кичәгә җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Габдулла Тукай тормыш юлы яктырылды, аның туган ягына, халкына, теленә чиксез мәхәббәтен күрсәтүче шигырь юллары яңгырады. Гүзәл Старкова аның «Шүрәле» шигъри поэмасын балаларга сәнгатьле итеп сөйләп бирде. Олыларга Габдулла Тукай иҗатында очраган мифик геройлар турында белешмә бирде. Кичә күмәк җыр, татар теле гимны «Туган тел» белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot