news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаучы укырга керүчеләргә портфельләр бүләк итте

Актанышның Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаучы укырга керүчеләргә портфельләр бүләк итте
"Актаныш таңнары"

2004 елда Актанышның Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаган Эльмир Исламов бүген Түбән Кама шәһәрендә гомер итә һәм танылган «Сибур» компаниясендә эшли. Бүген ул туган авылындагы мәктәпкә укырга керүче нәниләргә ярдәм кулы сузарга кайткан.

«Актаныш таңнары» хәбәр иткәнчә, «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә кушылып, кечкенә авылдашларына уку кирәк-яраклары белән тутырылган букча бүләк итте.

«Минем дәү әтием Исламов Җәүдәт Сәфи улы озак еллар шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән. Үзем дә шушы мәктәптә белем алдым. Мөмкинлек булганда, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итеп калырга кирәк. 1нче сыйныфка керүче нәниләрне бәйрәм белән котлыйм! Аларның гел яхшы билгеләренә генә укуларын телим!» - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100