Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы вафат булган
Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган.
(Казань, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Ямайкада дөньяның иң карт хатын-кызы Вайолет Моссе-Браун вафат булган, дип хәбәр итә «Газета.Ru» , Ямайканың премьер-министры Эндрю Холнесс твиттерына сылтама биреп.
Вайолет Моссе-Браунга 117 яшь булган.
2017 елның 15 апреленнән Вайолетт Моссе-Браун Җирдә яшәүче иң карт кеше, шулай ук Ямайканың иң беренче озын гомерле кешесе дип расланган. Ул дөньяда яшәгән иң карт кешеләр бишлегенә керә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быелның августында дөньяның иң карт ир-аты Исраэль Криштал Израильдә вафат булды.
Гиннесс рекордлары китабы буенча, иң озын кеше гомере 122 яшь дип теркәлгән. 1875 елның 21 фералендә Арлада туган Франциядә яшәүче Жанна Луиза Кальма шуның кадәр яшәгән. Япония кешесе Шигечио Изуми аннан ике елга кимрәк яшәгән. Ул 1865 елда туган һәм 1968 елда үпкә ялкынсынуыннан вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз