news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ямайка йөгерешчесе Усэйн Болт 100 метрга соңгы йөгерешендә өченче булды

Лондонда уза торган дөнья чемпионаты йөгерешче карьерасындагы иң соңгы ярыш булачак.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Ямайка йөгерешчесе Усэйн Болт Лондонда уза торган дөнья чемпионатында 100 метр арага йөгерүдә өченче урында калды.

Сигез тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган спортчы өчен быелгы чемпионаттагы әлеге узыш карьерасындагы соңгы йөгереш иде. Әлеге медаль Усэйн Болтның дөнья чемпионатындагы 11 "алтын"нан соң беренче "бронза"сы булды.

Дөнья чемпионаты. Йөгерү. Ир-атлар. 100 метр. Финал.
 
1. Джастин Гэтлин (АКШ) – 9,92 
2. Кристиан Коулмен (АКШ) – 9,94 
3. Усэйн Болт (Ямайка) – 9,95

news_right_1
news_right_2
news_bot