Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ямашев урамында бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган
Алынган мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Ямашев урамында бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
60нчы маршрут автобусында - 60 кеше, 10нчы автобуста 12 пассажир булган.
“Татар-информ” агентлыгы алган мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.
Һәлакәт булган урында медицина, полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз