news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шешне ачыклаган табибларга премия бирергә тәкъдим итәләр

Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү вакытында пациентларда онкологик авыруларны ачыклаган өчен докторларны акчалата бүләкләргә тәкъдим итә. Әлеге закон проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Территориаль фонд бюджетыннан беренче тапкыр ачыкланган онкология авыруының һәр очрагы өчен 1 мең сум күләмендә акча бирелә. Диагноз тиешле диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән расланган булырга тиеш», — диелә документта.

Проектта Диспансеризация һәм профилактик күзәтү тикшерүен оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы табиб-терапевтлар, фельдшерлар, шулай ук диагноз тикшерүләрен билгеләгән һәм онкологик авыру булган пациентка үзвакытында диспансер күзәтүен билгеләгән медицина хезмәткәрләре 500 сум күләмендә акча алачак, дип яза «Газета.Ру».

Бюджетара трансфертлар финанс белән тәэмин итү чыганагы булачак, дип ачыклый «360» телеканалы.

Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100