news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шешкә каршы торган Шәле кызының дәвалау курсына тагын 4 млн сум кирәк

Гүзәл Ногманованың дәвалау курсына бүгенге көндә нибары 1 млн 900 мең сум җыелган.

Яман шешкә каршы торган Шәле кызының дәвалау курсына тагын 4 млн сум кирәк
Абдул Фархан

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Шәле авылы кызы Гүзәл Ногмановага 6 яшь, ул пилоидлы астроцитома (ми яман шеше) авыруы белән көрәшә. Гүзәлнең дәвалау курсына 3 млн 800 мең сум акча кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кызның әти-әнисе хәбәр итте.

  • “Интертат” Гүзәл Ногманованың авыру тарихы һәм аңа ярдәм итү максатыннан авылдашлары оештырган хәйрия концерты турында язып чыккан иде.

“Татар-информ” хәбәрчесе, Гүзәлнең хәлләрен белешеп, аның әтисе Камил һәм әнисе Гөлчәчәк белән сөйләште. “Гүзәлнең хәлләре стабиль. Нәрсә әйтәсең инде. Барлыгы 5 млн 700 мең сум акча кирәк. Бүгенге көндә кызыбыз Гүзәлнең дәвалау курсына 1 млн 900 мең сум акча җыя алдык, әле тагын 3 млн 800 мең сум акча җыярга кирәк. Больницадан өйгә кайтарып җибәрделәр, әлегә дарулар алып, үз көчебез белән дәваланабыз. Гүзәлнең хәлләре стабиль булсын дип тырышабыз инде”, - дип уртаклашты кызның әтисе Камил Ногманов.

Гүзәлнең әнисе Гөлчәчәк Ногманова кызларының хәле турында нәрсә дип әйтергә дә белми. “Безне шул үзебезнең онколог карый инде, бүтән карау юк бездә. Нәрсә булып бетәр. Бик озакка сузылды шул дәвалау процессы. Инде хәзер кече кызыбыз да үсеп бетте, ул да хәзер барысын да аңлый. Дүрт яшь бит инде аңа да. Апайсын гел уйнарга чакыра, чөнки апайсының соңгы арада гел ятып кына торганын күрә. Хәзер аның нишләп йөрмәгәнен, нишләп уйнамаганын белә, аңлый инде”, - диде Гөлчәчәк Ногманова.

  • Рәсми рәвештә акча җыю 2018 елның 20 ноябрендә башланган. Шул көннән алып, бүгенге көнгә кадәр 1 млн 900 мең сум акча җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100