Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яман шешкә каршы көрәштә химиотерапия препаратларына акча күбрәк бирелә башлаган
Онкологик авыруларга каршы көрәштә төп басым химия терапиясенә ясалырга тиеш дип исәпләнә.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яман шешкә каршы көрәштә химиотерапия препаратларына акча күбрәк бирелә башлаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.
«Төп басым химиотерапевтик препаратлар сатып алуга акчаны арттыруга ясала. Галимнәр уйлавынча, онкологик авыруларга каршы көрәштә төп терәк химия терапиясендә. Пациентларның 70 процентында химия терапиясенә өстенлек бирелергә тиеш дип исәпләнә», — диде баш табиб.
Илгиз Һидиятов әйтүенчә, 2018 елда Республика онкодиспансерында химия терапиясе препаратларын сатып алуга 468 млн сум акча бүлеп бирелгән, 2019 елда 1 млрд 300 млн сумга җиткән. «Бу елга смета кабул ителде, химия терапиясе препаратлары өчен акча тагын 400 млн сумга артты. Ул кыйбатлы таргетлы препаратлар алуга юнәлтеләчәк», — диде.
Баш табиб онкологик чирләрне дәвалау тактикасын бер табиб кына түгел, табиблар консилиумы билгеләгәнен искәртеп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз