news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Нишләргә дә белмим...» - "Шәһри Казан"

Айгөл дәвалау курсы белән беррәттән бүгенге көндә улын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль.

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Нишләргә дә белмим...» - "Шәһри Казан"
shahrikazan.ru

(Казан, 4 август, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлованы Татарстанда гына түгел, хәзер бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә беләләр.

Ул Андрей Малахов тапшыруына үзе якты дөньядан китеп барса, улына яңа гаилә табу нияте белән барган иде.

Айгөл дәвалау курсы белән беррәттән бүгенге көндә улын мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль, ул быел беренче сыйныфка бара. Бу хакта Айгөл социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

Кичә кич Вконтактеда ул улын мәктәпкә әзерләү өчен акчасы җитмәү сәбәпле, ярдәм сорап язган иде. "Берничә кибетне үтеп, ак күлмәк, чалбар, аяк киеме генә алдык, калганына акчам җитмәде. Нишләргә дә белмим. Минем пенсиям генә җитми, - дип язган иде.

Бер кич эчендә битараф булмаучылар ярдәмендә, мәктәп һәм спорт формасы алырлык акча җыелган, бу хакта Айгөл бүген хәбәр итте. Канцелярия товарларын да шушы көннәрдә китереп бирәчәкләр. Айгөл ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot