news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шеш белән авыручы малайны “КАМАЗ-мастер” пилоты белән таныштырдылар

Пилот Антон Шибалов шәхсән үзе 12 яшьлек Салаватны каршы алды һәм йөк машинасы белән идарә итәргә өйрәтте.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). “Минем белән хыяллан” проекты баш мие яман шеше белән авыручы Салават Вәлиевнең хыялын тормышка ашырды. Салават “КАМАЗ-мастер” командасы пилотлары белән очрашты. Бу хакта “Инициативалар картасы” проектының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу 28 сентябрьдә “КАМАЗ-мастер” спорт командасы базасы территориясендә булган.

12 яшьлек Салават Вәлиевне Антон Шибалов шәхсән үзе каршы алган һәм музейны күрсәткән. Ул йөк машинасы белән ничек идарә итәргә кирәклеген аңлаткан һәм кунак өчен тест-драйв уздырган.

Экскурсиядән соң, малайга сувенирлар бүләк иткәннәр. Салават терелгәч, тормышын "КАМАЗ" белән бәйләргә тели.

  • “Минем белән хыяллан” проекты 2014 елның сентябреннән бирле эшли. Проект кысаларында җитди авыру балаларның хыялларын тормышка ашыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100