news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтте

Алты яшьлек Әмирнең әнисе Айгөлдә яман шешне 2014 елда Нурлатта яшәгәндә табалар.

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ). Казанда яшәүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова яман шешнең 4нче стадиясе белән авырый. Соңгы арада аңа матди ярдәм итүче кешеләр бик күп булган. Аның банк картасына бөтен Россиядән 500, 1000, 1500 сумлап акча күчергәннәр. Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә бөтен кешегә рәхмәт әйтте.

"Ярдәмегез өчен, игътибарыгыз өчен рәхмәт", - дип язган ул.

Март азагында Айгөлгә Казанда тагын бер операция ясадылар. Ул уңышлы узган. 27 мартта Айгөл операциянең яхшы узуын хәбәр итте. Ул үзен яхшы хис итә. Айгөл сүзләренчә, матди ярдәм җыю оештырылмаган.

"Матди ярдәм җыю юк. Мин кешеләргә рәхмәт әйтеп яздым. Операциядән соң, алар үзләре миңа акча салды. Бу Татарстан кешеләре генә түгел, монда Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибриск кешеләре дә бар. Мин бушлай дәваланам. Кайсыбер даруларны һәм уколларны гына ай саен сатып алам. Үзем нормада хис итәм, сулыш алуы гына кыенрак", - дип сөйләде Айгөл "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Айгөлдә яман шешне 2014 елда Нурлатта яшәгәндә табалар. Ул алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алырдай гаилә эзләп Андрей Малахов тапшыруына барган иде. Айгөл Фазыйлованың улын тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр табылган, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100