news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яман шешкә каршы Россиядә ясалган вакцина ел ахырына кадәр тикшеренү узачак

Яман шешкә каршы вакцинаны тикшеренү нәтиҗәләре 2024 елның ахырында тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта ТАССка Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләгән.

«Хәзер вакцина фәнни тикшеренүләр уза, аларның беренче нәтиҗәләрен ел ахырына алырга һәм клиник сынауларга керешергә өметләнәбез», - диде ул.

Мурашко аңлатканча, вакцинаны берничә фәнни команда - Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге, П.А.Герцен исемендәге Мәскәү онкология фәнни-тикшеренү институты һәм Н.Н.Блохин исемендәге Илкүләм онкология медицина тикшеренү үзәге ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot