news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яман шеш белән авыручыларның 80 проценты тарта: балаларны никотиннан ничек сакларга?

Татарстанда ел саен кимендә 10 бала вейп белән агуланып хастаханәгә эләгә.

Яман шеш белән авыручыларның 80 проценты тарта: балаларны никотиннан ничек сакларга?
31 майда Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Балаларны никотинга бәйлелектән ничек сакларга? Тәмәке тартучылар арасында яман шешнең нинди төрләре ешрак очрый? Ярты гасыр тартканнан соң бу зыянлы гадәтне ташлап буламы? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

«Вейп тәмәкенең зыянсызрак алмашы була алмый. Бу – бары тик никотин куллануның икенче бер төре»

«Татар-информ»да 31 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Бу көнне билгеләп үтү гадәтен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1987 елда гамәлгә керткән. Моның максаты — бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын тәмәке тартуның аянычлы нәтиҗәләренә юнәлтү.

«Кешеләр ешрак үсмер чакта тарта башлый. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: баланың психикасы җитлегеп бетмәве, зурларга охшарга тырышуы, яңа хис-кичерешләр атып карау теләге һәм башкалар. Үсмерләр моның нәтиҗәләре турында уйланмый. Гомумән, балалар авырудан да, үлемнән дә курыкмый», — дип аңлатты Татарстан Республикасы клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий.

Техник прогресс нәтиҗәсендә никотин тартуның яңа ысуллары барлыкка килде. Үсеп килүче буын арасында бигрәк тә вейплар популяр. Аны тәмәкенең зыянсыз алмашы, дип атаучылар да бар. Табиблар исә бер никотинлы продуктны икенче никотинлы продукт белән алыштырмаска куша. Тәмәкедән бөтенләй баш тартырга кирәк, дип ассызыклады Степан Криницкий. Ул шулай ук Татарстанда ел саен кимендә ун бала вейп белән агуланып хастаханәгә эләгә, дип билгеләп үтте.

«Вейпларны берәү дә җентекләп өйрәнмәгән, әмма алар тәмәкенең зыянсызрак алмашы була алмый. Бу – бары тик никотин куллануның икенче бер төре. Тулы бер буын шуны суырып йөри. Моның нәтиҗәләрен без 15-20 елдан соң гына күрәчәкбез», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы клиник онкология диспансерының табиб-онкологы Альберт Сигал.

Степан Криницкий: «Кешеләр ешрак үсмер чакта тарта башлый. Балалар авырудан да, үлемнән дә курыкмый»

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Статистика — кешене тәмәке тартмаска күндерә ала торган иң яхшы корал

«Бүгенге көндә тәмәкенең тамак өсте, үпкә, үңәч һәм ашказаны яман шешенә китерүе тикшеренүләр белән дәлилләнгән», — дип билгеләп үтте Альберт Сигал.

Статистика нигезендә, Татарстан онкология диспансеры пациентларының 80 проценты — тәмәке тартучылар. Онколог фикеренчә, саннар — кешене тәмәке тарта башламаска күндерә ала торган иң ышанычлы ысул.

«Минем практикамда алты яшеннән башлап 60 ел буе тәмәке тарткан бер пациент булды. Аның үпкәләре коточкыч хәлдә иде. Пульмонологка барырга әзерләнгәндә ул 2-3 атнага тәмәкедән баш тартты. Шуннан соң аның үпкәләре инде бөтенләй башка хәлдә иде», — дип сөйләде табиб.

Ир-ат ике ай чамасы никотинсыз тора алган. Операция ясаганнан соң яңадан тарта башлаган. Әмма бу очрак 60 ел тартканнан соң да тәмәкене ташлап була икәнен дәлилли.

Альберт Сигал: «Вейпларны берәү дә җентекләп өйрәнмәгән, әмма алар тәмәкенең зыянсызрак алмашы була алмый. Бу – бары тик никотин куллануның икенче бер төре»

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Тәмәке тартуны профилактикалауны башлангыч сыйныфларда ук башларга кирәк»

Никотинга бәйлелекне кисәтү эшен табиблар гына түгел, ә җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр дә алып бара. «Общие дела» гомумроссия оешмасының төбәк бүлеге эшчәнлеге турында оешманың координаторы Роберт Гатауллин сөйләде.

«Профилактик чараларны башлангыч сыйныфларда ук башларга кирәк, чөнки никотинны беренче тапкыр тартып караучыларның яше елдан-ел кими бара. Безнең волонтерлар интерактив дәресләр үткәрә, анда без видеоматериаллар күрсәтәбез һәм алган белемнәрне үзара аралашу вакытында ныгытабыз», — дип билгеләп үтте спикер.

Оешма әгъзалары тәмәкегә бәйлелекне профилактикалау темасына мультфильмнар төшерә башлаган. Беренче ике мультфильмны («Опасное погружение» һәм «Тайны едкого дыма») әти-әниләр һәм балалар уңай бәяләгән. Өченче мультфильм электрон тәмәкеләргә багышланачак.

Кызганыч, балалар тәмәке продукциясенең никадәр куркыныч икәнен аңлап бетерми. Вазгыятьне яшьләр арасында популяр булган фикер лидерлары — тартучы артистлар, блогерлар, җырчылар катлауландыра. Роберт Гатауллин фикеренчә, үсеп килүче буынга сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кумирларны үрнәк итеп куярга кирәк.

Роберт Гатауллин: «Үсеп килүче буынга сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кумирларны үрнәк итеп куярга кирәк»

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Күп кенә рестораннарда кальяннар күз каршында тора. Бу – законны бозу»

Тәмәке тарту проблемасы гел актуаль булды һәм бүген дә актуаль булып кала. Россиядә инде берничә ел дәвамында бу проблеманы хәл итү өчен чаралар күрелә. Мәсәлән, 2013 елда җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында федераль закон кабул ителде. «Бердәм Россия» партиясе илдә вейп тартуны тулысынча тыю идеясен тәкъдим итте. Карарны Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин якларга вәгъдә бирде.

«Әмма яхшы законнар һәм инициативалардан тыш, безнең менталитетның бер үзенчәлеге бар — законнар һәрвакытта да тиешенчә үтәлми. Соңгы вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына җәмәгать туклануы учреждениеләрендә кальян тартучылар бик каты арту турында мөрәҗәгатьләр еш килә. Күп кенә рестораннарда кальяннар күз каршында тора. Бу — закон бозу», — дип белдерде Степан Криницкий.

Сүз кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янау турында да бара. Кальян төтене аллергия һәм астманы кузгатырга мөмкин.

Степан Криницкий җәмәгать туклануы урыннарында кальян тартуны тыючы кагыйдане бозу очракларын ничек теркәргә икәнен аңлатты:

  1. Бина эчендә кальян тарту фактын, шулай ук кальяннарны һәм аларның бәясе күрсәтелгән менюны фотога яисә видеога төшерегез
  2. Түләгәннән соң чекны саклагыз. Чекта «кальян» сүзе язылган булса, бу хокук бозуның өстәмә дәлиле булачак
  3. Кафе/ресторанның администрациясенә мөрәҗәгать итегез һәм закон бозу факты турында хәбәр итегез
  4. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә һәм Прокуратурага рәсми шикаятьләр җибәрегез
  5. Хокук бозу очрагы турында полициягә хәбәр итегез.

Роман Баданов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot