news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин яман шеш авыруын ачыклаган табибларга түләүләрне арттыруны карарга кушты

Россиядә пациентларга онкоскрининг үткәрүгә табибларны стимуллаштыру чаралары нәтиҗәлелеген арттырачаклар. Россия Президенты Владимир Путин ярдәм вариантларын, шул исәптән белгечләрне финанс яктан кызыксындыруны арттыру вариантын карарга кушты.

«Медицина хезмәткәрләрен пациентларга онкоскрининг үткәрүгә стимуллаштыру чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән мондый хезмәткәрләргә онкология авыруларын ачыклаган өчен акчалата түләүләр күләмен арттыруны күздә тотып, мәсьәләләрне карарга...» — диелә Кремль сайтында урнашкан исемлектә.

Моны башкаруга җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

Президент белән киңәшмәдә «Халык фронты» башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов кәгазь волокитасы аркасында күп кенә медикларның яман шеш авыруларын ачыклауда уяулык өчен премияләрдән баш тартырга мәҗбүр булулары турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100