Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яман чир белән авыручы Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм концерты узачак
Гүзәл Әхмәтшинага операциягә 68 мең сум акча кирәк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). 7 декабрьдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Гүзәл Әхмәтшинага ярдәм итү йөзеннән “Без бергә” исемле хәйрия концерты узачак. Әлеге чараны волонтерлар оештыра.
Моннан бер ел элек Гүзәл Әхмәтшинада өченче стадиядәге рак булуы ачыклана. Аңа уңышлы гына операция ясыйлар. Әмма химиотерапияләрдән соң, Гүзәлнең эчәкләре үлекли башлый. Моны дәвалау өчен Мәскәүдә катлаулы һәм түләүле операция ясатырга кирәк. Аның бәясе – 2 256 961 сум. Волонтер Гүзәл Хәмидуллина сүзләренә караганда, бүгенгә Гүзәл Әхмәтшинага операция өчен тагын 68 мең сум акча җыярга кирәк. “Әлегә рак икенче планга күчте, чөнки хәзер иң мөһиме – эчәкләрне дәвалау”, – диде Гүзәл Хәмидуллина.
“Бервакыт Казанның Совет районы хакимиятенә баргач, ялгыш кына бер сүз ишеттем. Янәсе анда хәйрия бүлеге ачылган. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык. Курка-курка гына гариза язган идек, “Сәйдәш” мәдәният үзәген бирделәр. Артистларга мөрәҗәгать иткәч, шушы состав җыелды”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә үз теләге белән авыру кызга ярдәм итүче волонтер Гүзәл Хәмидуллина. Ул "Вконтакте" челтәрендә Гүзәлгә ярдәм итү максаты белән оештырылган төркемне алып бара.
Хәйрия концертында Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Нурзадә, Илназ Баһ, Ләйлә Дәүләтова, Гөлназ Батталова, Илзидә Госманова, ИлГәрәй, Зөлфирә Шәйдуллина, Венер Сәлимов, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов, Булат Җиһаншин, Вадим Захаров, Алинә Сафиуллина, Илшат Вәлиев, Рәниф Вахитов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Регина Тимербулатова, Энҗе Шәйморзина, Лилиана Газизова, Римма Никитина, Зөһрә Вәлиуллина, Шамил Галиев катнаша. Тамашаны Рәдиф Әхмәдиев белән Газинур Фәйзуллин алып барыр дип көтелә.

Концерт кысаларында хәйрия ярминкәсе булачак, иганәчеләр лотерея уйнатачак. Хәйрия концерты 18.30 сәгатьтә башлана.
Шунысын да әйтергә кирәк, 11 декабрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 2,5 яшьлек Таһир Мәгъсумҗановка ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты узачак. Кан рагы белән авыручы Таһирны дәвалауга 10 млн сум тирәсе акча кирәк. Хәйрия концертына билетлар әлегә бар. Чараны Раил Нуриев оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз