news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ямалда – яңа губернатор
Ямал-Ненец автономияле округның губернаторы итеп урта яшьләрдәге Дмитрий Кобылкин тәгаенләнде
Скопировать ссылку
(Төмән, 18 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Россия Президенты Дмитрий Медведев Ямал-Ненец автономияле округына губернаторлыкка тәкъдим иткән Дмитрий Кобылкин нәмзатын төбәк Думасы бернинди каршылыксыз раслады.
Сәяси эшчәнлектә яшь булса да, замана икътисады, базар мөнәсәбәтләре өлкәсендә җитди тәҗрибә туплап өлгергән Д.Кобылкинны элекке губернатор Юрий Нееловка лаеклы алмаш итеп кабул итте төбәк парламенты,” - дип хәбәр итә Ямалның матбугат үзәге.
Дмитрий Кобылкин Россия Президентының җитәкче кадрлар резервында тора иде инде, Президент аның алдына округта чималдан бәйсез икътисад булдыру бурычын куйды, бу бурычны аның лаеклы үти алачагына тулы ышаныч бар, дип белдерде Урал федераль округы җитәкчесе Николай Винниченко. Аның әйтүе буенча, Ямалның сәнәгате яңадан модернизацияләнәчәк, яңа ачылачак тау рудасы, чималны эшкәртү, химия сәнәгате кебек тармаклары алдагы күп еллар дәвамында Ямал кешеләрен эш белән тәэмин итәчәк, диде ул.
Ямал белән 16 ел җиткәчелек иткән элекке губернатор Юрий Нееловның эшчәнлегенә дә югары бәя бирде Президентның Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле. Ул хәлсез округны сәнәгате югары үсеш алган төбәккә, Россиянең иң көчле иктисади терәкләренең берсенә әверелдерде, дигән бәя алды элекке губернатор.
“Мин җитәкчелек иткән 16 ел дәвамында округ ирешкән уңышлар белән горурланам, бу төбәкне ышанычлы кулларга тапшыра алуыма сөенәм,” – дип җылы саубуллашты тоткан урыны белән Юрий Неелов.
Чынлап та, аның исеме Төмән өлкәсендә генә түгел, дөнья күләмендә танылды, ул зур абруй казанган җитәкче һәм шәхес. Аны ямаллылар тиккә генә “халык губернаторы” дип атамады, ул төбәк сәнәгатен үстерү белән бергә Ямалда яшәүчеләр турында кешеләрчә кайгыртучанлыгы белән дә дан казанды. Аның нәмзаты яңадан да губернаторлыкка тәкъдим ителүе мөмкин иде, тик Неелов үзе баш тартты ул тәкъдимнән.
Әмма бөтенләйгә аерылмый туган ягы белән Ямалның элекке губернаторы. Юрий Неелов Федерация Советы составына Ямал вәкиле булып керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2