news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ямалда киң туризмга нигез салуга беренче адымнар
Кристофер Хинтереггерның килү максаты - Ямалда туристик хезмәт күрсәтүгә халыкара аудит үткәрү
Скопировать ссылку
(Төмән, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдә Ямал-Ненец атономияле округның башкаласы Салехард шәһәренә Австриянең “Kohl & Partner” консалтинг ширкәтенең Россия һәм БДБ буенча проектлар координаторы, туризм өлкәсендә иң зур экспертларның берсе, БМО каршындагы Бөтендөнья туристик оешманың әгъзасы Кристофер Хинтереггер килеп төште. Килүенең максаты - Ямалда туристик хезмәт күрсәтүгә халыкара аудит үткәрү.
“Kohl & Partner” ширкәте менә инде 25 ел дәвамында дөнья буйлап туристик проектлар эшләү белән шөгыльләнә икән.
Кристофер әфәнде Ямал губернаторының төбәк туризмы өчен дә җаваплы урынбасары Олег Контонистов һәм “Ямалтур” туристик агентлыгының җитәкчелеге белән очрашак. Ямал хуҗалары тарафыннан аңа бүгенге төбәк туризмы объектларын, болан үрчетү хуҗалыкларын һәм ГУЛАГның 501 нче төзелешен күрсәтү каралган.
Киләчәктә Ямалда профессиональ туризмның җәелдерелүе бу төбәкнең халыкара дәрәҗәсен күтәрүгә, туризм индустриясендә яңа эш урыннары булдыруга, төбәк бюджетын баетуга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерә Ямалның туризм агентлыгы җитәкчесе Владимир Зобнин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot