news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ямал-Ненецк автономлы округының Ноябрьский шәһәрендә ике сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Ике очракта да комплексларда кешеләр булмаган.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Ямал-Ненецк автономлы округының Ноябрьский шәһәрендә ике сәүдә үзәгендә янгын чыккан. Янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәр итә, дип җиткерә РИА “Новости”.

Янгын чыккан урыннарда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавательләре эшли.

N24 җирле басмасы, шулай ук социаль челтәрләрдән файдаланучылар ике сәүдә үзәгенең дә бер үк эшмәкәрнеке булу ихтмалын җиткерә.

2,2 мең квадрат метрны биләгән “Гаилә” сәүдә үзәгендәге янгын якшәмбегә каршы төндә булган. Янгынны өч сәгать дәвамында 113 кеше сүндергән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бинаның сул һәм уң як өлешләре, шулай ук 28 миллионлык матди байлык саклап кала алынган.

Шул ук вакытта җирле мәгълүмат чаралары Ноябрьскидагы "Таурус" сәүдә үзәгендәге янгын турында да яза. Соңрак шулай булуын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында раслаганнар. Анда янгын йөз квадрат метр тирәсендә зыян салган.

Ике очракта да комплексларда кешеләр булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100