news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ямал мөфтие Хәйдәр хәзрәт Хафизовка Дуслык ордены тапшырдылар

https://dsmr.ru/

Россия Президенты Владимир Путин Ямал мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Хәйдәр хәзрәт Хафизовны Дуслык ордены белән бүләкләде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Кремльнең Екатерина залында узган. Әлеге бүләк мөфтигә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыткан, рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен бирелде.

Хәйдәр Хафизов Ямал Диния нәзарәте мөфтие итеп 2005 елда билгеләнә. Шуннан башлап мөселман җәмгыяте актив үсә башлый, яңа мәхәлләләр барлыкка килә. Хәзер Ямал мөселманнары Диния нәзарәте 14 дини оешманы берләштерә, шул ук күләмдә мәчетләр һәм намаз бүлмәләре эшли.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфти Хәйдәр хәзрәт Хафизовны югары дәүләт бүләге алу белән ихлас котлый, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100