news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялутор шәһәренең "Сандугач" ансамбле Татарстанга сәфәрен Кырлайда концерт белән тәмамлады

25 еллык тарихы булган татар ансамбле Кырлайда борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, салаватлар һәм фольклор композицияләре башкарды.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендәге “Сандугач” татар халык җыр ансамбле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында – Татарстанның Арча районы Кырлай авылында ике сәгатьлек концерт куеп кайтып китте.

Зөһрә Кожевникова сәнгать җитәкчелегендәге “Сандугач” ансамбле артистлары бу атнада Татарстанда кунак булып, Татарстанның тарихи һәм мәдәни урыннары белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу уздырды.

Кырлайда куйган концертта 25 еллык тарихы булган ансамбль борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, салаватлар һәм фольклор композицияләре башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot