news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялтада “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” халыкара форумы башланды

Форум эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаша.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Бүген Ялтада “Россия-Ислам дөньясы” старатегик караш төркеме химаясында “Мөселман илләре журналистлары цивилизацияләр партнерлыгы” IV халыкара форумы башланды. Форум эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия-Ислам дөньясы” старатегик караш төркеме рәисе булып тора. Ул форумда катнашучылар адресына сәламләү хаты юллаган, аны Римма Ратникова укыган. Аерым алганда, мөрәҗәгатьтә заманча кеше өчен массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмиятен бәяләү кыен диелгән. Аудиториянең теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәте төп мәгълүмат чыганагы буларак матбугат йогынтысында формалаша.

Форумда катнашучылар мәдәниятләр диалогын популярлаштыруга ярдәм итүче цивилизацияләр партнерлыгы һәм мәгълүмат сәясәте принциплары мәсьәләләре турында фикерләштеләр. Бу тема буенча фикер алышуда 50дән артык илдән килгән журналистлар, сәяси күзәтүчеләр, баш мөхәррирләр катнашты. Экспертлар Россия Федерациясенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгыткан өчен рәхмәт белдерделәр. Аерым рәхмәт сүзләре нәтиҗәле дискуссияләр өчен шартлар булдырганга Рөстәм Миңнеханов адресына әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100