news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялтада Галимҗан Ибраһимовка мемориаль такта куелды

Ялтада күренекле татар язучысы һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның үзе яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды

(Симферополь, 24 апрель, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Ялтада тантаналы шартларда 1927-1936 елларда күренекле татар язучысы һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов яшәгән Халтурина урамындагы 25 нче йорт диварына мемориаль такта куелды.
Тантанада Татарстаннан да делегация катнашты. Аның составында ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Тарих институты директоры урынбасары Фәрит Солтанов, БТК БК рәисе урынбасары Рәмис Сафин, Башкарма комитет хезмәткәрләре Рөстәм Гайнетдинов, Гөлназ Шәйхиева, Ялта шәһәре җитәкчесе урынбасары Николай Кропин, Ялтаның «Акчура» татар җәмгыяте, «Идел» республика татар ассоциациясе, ТРның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина һәм кырымтатар язучылары бар иде.
Йортка керү юлында Г.Ибраһимовның тормыш юлына кагылышлы архив документлары һәм фоторәсемнәре урнаштырылган 8 планшеттан торган экспозиция җәелдерелде. Аны Ялтага бүләк итеп Уфадан Г.Ибраһимовның туганнан туганының улы Марат Ибраһимов тапшырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot