news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялтада Галимҗан Ибраһимов яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылачак

Ялтада Галимҗан Ибраһимов яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылачак

(Симферополь, 18 апрель, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Ялтаның «Акчура» татар җәмгыяте вәкилләре шәһәрнең баш архитекторы В.Савельев белән танылган татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның Ялтада торган йорты диварына мемориаль такта кую турында сөйләштеләр. Ул монда ун ел буена – 1927-1937 елларда яшәгән. «Мемориаль такта кую карары Ялта шәһәре башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән, мемориаль тактаның эскизы да әзер», - дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Раиса Алексеева-Шәрипова.

Г.Ибраһимов Ялтага 1927 елның 21 апрелендә үпкә чиреннән дәвалану өчен хатыны һәм Татарстан табибы озатуында килә. Язучы башта Халтурина урамы, 5 йортта яши, аннары Ялта хөкүмәте аңа Боткинская урамындагы 23 нче йорттан фатир бирә. Бу йортта балкон булса да, Г.Ибраһимов үтенече белән ул верандага үзгәртелә һәм ул веранда бүгенге көндә дә сакланып килә.

«Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Ялтада язучыга операция ясыйлар», - ди аның Кырымда яшәү чорын өйрәнүче Рифкат Хәйбуллин. Язучының Кырымда кырымтатар язучылары белән дустанә мөнәсәбәттә торуы билгеле, җирле язучылар аны үзләренең җыелышларына да чакыра торган булганнар.

1937 елның августында авыру язучы кулга алына һәм Казанга кайтарып җибәрелгәнче Симферополь төрмәсендә утыра. Г.Ибраһимовның хатыны истәлекләренә караганда, язучы 1938 елда Казан төрмәсе лазаретында үлә.

Ялтадагы язучы яшәгән йорт диварына мемориаль такта кую, аның 120 еллык юбилее уңаеннан башкарыла. Тактаның тантаналы ачылышы Бөтендөнья татар конгрессының июль аенда Кырымда үтәчәк күчмә утырышы вакытына планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot