Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялтада Гали Мәҗитовны искә алдылар
Ялтада Гали Мәҗитовны искә алдылар
(Симферополь, 18 апрель, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Ялтада Советлар Союзы каһарманы Гали Әхмәт улы Мәҗитов 1954-1993 елларда яшәгән йорт диварына беркетелгән мемораиль такта янына чәчәк бәйләмнәре салынды. Әлеге чарада Ялтаның «Акчура» Идел буе, Урал һәм Себер татар-башкорт җәмгыятьләре катнашты.
«Акчура» җәмгыяте рәисе Раиса Алексеева-Шәрипованың «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, әлеге чаралар СССР каһарманы көннәренә туры китерелеп үткәрелгән. Очучы-штурман, авиация подполковнигы Гали Мәҗитов 280 хәрби очыш ясаган, Мәскәү, Сталинград янында, Курски дугасында немецларны тар-мар итүдә һәм Ленинград камалышын өзүдә катнашкан кеше.
Гали Мәҗитов 1944 елда Ватан алдындагы казанышлары өчен мактаулы исемгә лаек булган. Сугыштан соң 1954 елдан башлап Ялтада яшәгән һәм ДОСААФта эжшләгән. Аның рәсеме озак еллар буена Ялта шәһәре мактау тактасын бизәп торды.
Ялтадагы мемориаль такта 2007 елның 30 гыйнваренда Ялта татар җәмгыяте һәм каһарманның туганнары тарафыннан ачылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз