Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ялтада беренче Сабан туйны Ренат Ибраһимов үткәрде
Әлеге бәйрәмдә Кырымда яшәүче һәм Кара диңгезгә ял итәргә килгән татарлар катнашты.
(Ялта, 8 июль, «Татар-информ», Гөлназ Шараева). 7 июльдә Кырымның Ялта шәһәрендә беренче тапкыр Сабан туе уздырылды. Биредә Кырым ярымутравында яшәүче милләттәшләребездән тыш, төрле төбәкләрдән Кара диңгез буена ял итәргә килгән татарлар, башка милләт вәкилләре дэ бәйрәмгә кушылды.
Милли уеннар, җыр-моң, бәйгеләр белән үрелеп барган чарада Татарстанның халык җырчылары Ренат Ибраһимов, Гөлзада Сафиуллина да катнашты. Ялтада гомер итүче милләттәшләребезгә Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналы, нәниләргә “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы саннары Татарстаннан күчтәнәч буларак таратылды.
“Безнең өчен бәяләп бетермәслек вакыйга бу – Ялта Сабан туе! Оештыручыларга рәхмәт, татар рухын торгызуда, милләтебезне танытуда алар буген зур эш башкарды”, - дип фикерләре белән бүлеште Ялтаның Татар үзәге җитәкчесе Рәйсә Алексеева-Шәрипова.
Сабантуйны оештыручылар: җырчы Ренат Ибраһимовның “iPro” продюсерлык үзәге (төп оештыручы), Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрендә Татарстанның даими вәкиллеге, Ялта шәһәре администрациясе, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз