news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ялта-Зәй" Россия чаңгычыларын каршы ала

Әлеге узыш агымдагы чаңгы сезонының иң зур ярышларыннан санала.

(Зәй, 1 март,  "Татар информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Бүген – 1 мартта “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге старт алды. Әлеге узыш агымдагы чаңгы сезонының иң зур ярышларыннан санала, дип яза җирле басма.

Аңа Россиянең барлык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да чаңгычылар җыелды. Спортчылар чаңгы үзәгендә үзләрен 5/10 чакрымда ирекле, 10/15 чакрымда классик стильдәге узышларда, спринт һәм эстафета ярышларында сынаячак. Шул рәвешле узышлар 6 мартка кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot