news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ялта-Зәй”дә чаңгыда шуу буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза

Чаңгычылар өч көн дәвамында ирекле, классик стильдә спринт буенча ярышларда көч сыный.

 (Зәй, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгыда шуу буенча Татарстан Республикасы беренчелеге бара. Аңа республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Актаныш, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән, Әлки район-шәһәрләреннән 150гә якын чаңгычы килде, дип яза район газетасы.

Ярышларда Зәй данын Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар яклый. Чаңгычылар өч көн дәвамында ирекле, классик стильдә  спринт буенча ярышларда көч сыный. Алар ирекле стильдә узышты. Кызлар әлеге стильдә - 5, ир-егетләр 10 чакрым арада узышты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot